Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
2 октябрь , 15:41

Цивилизациянең беренче билгесе?

Күп еллар элек антрополог Маргарет Мидтан студентлар “Цивилизациянең беренче билгесе нәрсә?” - дип сорыйлар.

Цивилизациянең беренче билгесе?
Цивилизациянең беренче билгесе?

Күп еллар элек антрополог Маргарет Мидтан студентлар “Цивилизациянең беренче билгесе нәрсә?” - дип сорыйлар. Алар очланган ташлар, балык тоту өчен кармаклар, ком чүлмәкләрен санап китәр дип көтәләр. Әмма галимә сынган һәм төзәлгән бот сөяген атый. Хайваннар дөньясында сынган аяк кичектергесез үлемгә илтүче сәбәп. Имгәнгән хайван куркыныч янаганда йөгереп кача да, кибеккәндә елга буена барып су эчә дә, ачыкканда “азык” артыннан чаба да алмый... Бот сөяк 5-6 ай буе төзәлә. Әгәр бот сөяге сынган һәм төзәлгән икән, димәк кемдер зыян күрүчене бәла-казадан саклаган, хәвефсез урынга күчергән, су һәм азык белән тәэмин иткән. Андый бот сөяге археологик казулар вакытында табылган һәм аның хуҗасының 15 мең ел чамасы элек яшәгәнлеге ачыкланган.

Димәк, авыр хәлдә калган кешегә ярдәм итә белү - цивилизациянең башы булып тора. Тик менә цивилизация үсешкән саен әлеге күренеш югала бара төсле...

 

Фото:  author.today

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: