Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
2 октябрь , 13:42

Ә сез яңа йөзлекләрне тотып карадыгызмы?

Русиядә 25 ел эчендә беренче тапкыр банкнотлар дизайнын үзгәрттеләр.

Ә сез яңа йөзлекләрне тотып карадыгызмы?
Ә сез яңа йөзлекләрне тотып карадыгызмы?

2022 елда Русиядә 25 ел эчендә беренче тапкыр банкнотлар дизайнын үзгәртә башладылар. 100 сумлык яңа купюра чыгарыла башлады.

100 сумлык яңа купюралар дизайнына килгәндә ул Мәскәүгә һәм үзәк федераль округка багышланган. Аның бер ягында  Кызыл мәйдан, Спасс манарасының өлеше сурәтләнгән, ә икенче ягында Совет солдатына багышланган Ржев мемориалы.

Банкнотларның дизайнын алыштыру 1997 елдан башлап беренче тапкыр башкарыла.  Бу аларның сыйфатын, сакланышын һәм озак вакытка чыдамлылыгын арттыру зарурлыгына бәйле. Үзәк Банк мәгълүматлары буенча, яңа купюралар акрынлап әйләнешкә керәчәк. 100 сум – 2022 елда, 1000 һәм 5000 сум – 2023 елда, 500 сум - 2024 елда үзгәрде.  10 һәм 50 сумлык акчалар – 2025 елда "яңара".

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: