Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
27 сентябрь , 13:35

Зифа булыйм дисәң...

Мускул тукымасы 25 яшьтән соң кимүгә таба йөз тота.

Зифа булыйм дисәң...
Зифа булыйм дисәң...

Метаболизм ягъни организмда матдәләр алмашы- ул азыкның энергиягә әверелүе процессы. Аның эшчәнлеге сүлпәнәйгәндә кеше артык гәүдә авырлыгын тизрәк җыя башлый. Матдәләр алмашын тизләтү өчен, мускул массасын арттырырга кирәк. Моның өчен көч күнекмәләре ясарга һәм күбрәк аксым ашарга кирәк. Шулай дип раслый табиб-эндокринолог Юлия Атаманова.
"Метаболизм акрынаюының төп сәбәпләре: диеталар, 40-тан өлкәнрәк яшь, аз хәрәкәтләнү. Мускул тукымасы кимүе шушы сәбәпләр нигезендә ята. Организмга мускул тукымасын хезмәтләндерү өчен энергия күп кирәк булу сәбәпле, кеше диетага утырганда ул аңардан котыла башлый. Мускул тукымасы 25 яшьтән соң кимүгә таба йөз тота. Әгәр кеше үзенең күпме аксым ашавын искә алмаса, физик актив булмаса, көч күнекмәләре белән шөгыльләнмәсә, 40 яшьтә аның мускул тукымасы кимергә мөмкин һәм ул организмда матдәләр алмашы сүлпәнәюенә китерә", -ди белгеч.
Организм мускулларны хезмәтләндерүгә күп энергия сарыф итә. Мускуллар күбрәк булган саен, матдәләр алмашы да активрак була һәм, кеше хәтта йоклаганда яисә диванда утырганда да, калорияне күбрәк яндыра. "Шуңа күрә матдәләр алмашын тизләтү өчен мускул массасын арттырырга кирәк. Моны ике ысул белән эшләргә мөмкин. Беренчесе - күбрәк аксым ашарга. Уртача алаганда, гәүдә авырлыгының һәр килограммына 0,8 - 1 грамм. Шәхсән күпме аксым ашарга кирәклеге турында табиб белән киңәшләшергә кирәк. Икенчесе - көч тренировкалары. Ләкин шул ук вакытта аксымны да тиешле күләмдә ашарга кирәк", -дигән файдалы киңәшен бирә табиб.

Фото: six.psbdigital.ca

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: