Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
27 сентябрь , 11:16

Чәй акланында "Зәйнәб" шифалы үлән чәйләре куелды

“Татар чәе” конкурсы җиңүчеләре арасында безнең кызлар!  

Чәй акланында "Зәйнәб" шифалы үлән чәйләре куелды
Чәй акланында "Зәйнәб" шифалы үлән чәйләре куелды

“Татар чәе” конкурсы җиңүчеләре арасында безнең кызлар!

 

 

Казанның данлыклы "Печән базары"нда безнең кызлар да катнашты быел. Ә күптән түгел  узган «Татар чәе» I Бөтенрусия онлайн конкурсының җиңүчеләре билгеле булды. Кичә Тәтеш районында аларны  бүләкләү тантанасы узды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов фәрманы буенча, Бөтендөнья татарлар конггрессы «Татар чәе» I Бөтенрусия конкурсын башлап җибәрде. Конкурс илебездә милли  сәламәтлек мәдәниятен  үстерүгә һәм ныгытуга, сәламәт яшәү рәвеше моделен эшләп чыгаруга, «Татар чәе» татар милли брендын үстерүгә юнәлтелгән «Сәламәт милләт» программасы кысаларында үткәрелә. 26 сентябрь көнне Тәтеш муниципаль районында «Татар чәе» I Бөтенрусия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Конкурсның төп максаты – «Татар чәе» гомуммилли брендын үстерү буенча чаралар оештыру, гаилә бизнесы буларак чәй җитештерүне пропагандалау, шулай ук татар халкының татар чәе һәм аны куллану культурасы белән бәйле традицияләрен саклау һәм торгызу.

Әлеге чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы Рәисе урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров, «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, «Ак калфак» татар хатын-кызларының республика иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшкуарлары белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты башкарма директоры, татар эшкуарларына ярдәм итү Ассоциациясе рәисе Фәрит Язкар улы Уразаев, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Илдус улы Шәрипов катнашты.

Фикер алышканнан соң конкурс комиссиясе әгъзалары ачык тавыш бирү юлы белән билгеләнгән җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Безнең өчен тагын да сөенечлесе шул, Бөтенрусиядән килгән милләттәшләр һәм җиңүчеләр арасында безнең Башкортстан кызлары да бар!

Биш номинациянең беренчесе – "Иң яхшы бизнес – иң яхшы гаилә бизнесы" буенча 3 урынны безнең булдыклы кызыбыз Ләйсән Сираева яулады. Ул барлык милләттәшләр игътибарына «Зәйнәб – шифалы үләннәре” җыелмасын, Башкортстанда үскән үләннәр салып әзерләнгән чәй төрләрен тәкъдим итте.

Ә ""Печән базары"нда исә, Уфадан Казанга барып җитеп, самавырлар кайнатып өлгергән уңган яшь ханым, кайсысы кызыксынып, кайсысы бәйрәмне аңлап килүчеләргә,  “Печән базары"ның- Чәй акланына "Зәйнәб" шифалы үлән чәйләре белән сыйланырга килегез!” дип ягымлы чакыру  җиткерде. Ошады кунакларга Ләйсәннең чәйләре!

 «Татар чәе» I Бөтенрусия онлайн конкурсы тәмам. Башкортстаннан катнашкан 3 якташыбызның тырышлыгын оештыруылар  күргән, шөкер. Әйткәндәй, Туймазыдан  Флүрә ханым Нуретдинова, Нефтекамадан  Миләүшә ханым Җиһаншиналар да туган ягыбызның данын арттырып, үзләренең күркәм уңышларын танытты бу бәйгедә.  безнең кызларда иң шәп чәйләр булуына шик тә юк.

Афәрин, кызлар!

 Без дә чәй һәм аның тәмлесен яратабыз. Аны әзерләү серләре белән бүлешерсез дип ышанабыз, якыннанрак танышмый да булмас, кызлар. Ин шәә Аллаһ.

Чәй акланында "Зәйнәб" шифалы үлән чәйләре куелды
Чәй акланында "Зәйнәб" шифалы үлән чәйләре куелды
Чәй акланында "Зәйнәб" шифалы үлән чәйләре куелды
Чәй акланында "Зәйнәб" шифалы үлән чәйләре куелды
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: