Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
27 сентябрь , 13:20

Балалар көлә

-Вәли, син балалар бакчасында да шулай сугышасыңмы ул?- дип сорый нәнәсе малайдан. Вәли: -Әйе, гел! -Һәм гел җиңәсеңме? -Юк, күбрәк тәрбияче җиңә шул.

Балалар көлә
Балалар көлә

-Вәли, син балалар бакчасында да шулай сугышасыңмы ул?- дип сорый нәнәсе малайдан.

Вәли:

-Әйе, гел!

-Һәм гел җиңәсеңме?

-Юк, күбрәк тәрбияче җиңә шул.

**

-Гали, үскәч, кем булачаксың?

-Төзүче. Почмаксыз өйләр төзиячәкмен!

-Ә нигә почмаксыз?

-Нык ялкытты ул почмаклар!

**

Тәрбияче:

-Балалар, иң усал хайванны әйтегез әле.

-Арыслан, юлбарыс, аю, бүре...

Гали:

-Крокобарыс.

-Гали, андый хайван юк бит.

-Бар, аның бер ягында крокодил, икенче ягында юлбарыс.

-Андый хайван була алмый, чөнки ул... “аа” итә алмаячак.

-Бәй, шуңа күрә нык усал бит инде ул!

**

Әтисе улын ияртеп, балалар бакчасына документлар тапшырырга килгән. Анкетада “Аллергия” дигән пункт бар икән.

Әтисе:

-Монда нәрсә дип язарга?

Тәрбияче:

-Балагызның берәр нәрсәгә аллергиясе бармы? Шуны языгыз.

Әтисе уйга кала. Малай арттан әкрен генә пышылдый:

-Кәбестә дип яз, әти, кәбестә дип!

**

Әни кеше ахирәтенә сөйли:

-Мин улымны артык каты тәрбиялим бугай. Бүген балалар бакчасына баргач, тәрбияче аның исемен сорады. Ә ул “Вәлиярамый” дип әйтте.

**

-Азат, сиңа колаклар ни өчен кирәк? – дип сорый тәрбияче.

Азат:

-Күрер өчен.

-Күрер өчен сиңа күзләр бирелгән.

-Шулаен шулай ул. Әмма колаклар булмаса, башлык күзгә төшеп каплый да, мин күрә алмыйм.

 

 

 

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: