Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
16 сентябрь , 10:45

Нәрсәдер бик ашыйсы килә

Бу халәт сезгә танышмы?

rostravel.ru
Фото:rostravel.ru

Организмга нәрсәдер җитмәвен ничек аңларга? Әгәр дә сез телисез икән:

*Шоколад. Димәк, сезгә магний җитми. Магний чыганагы: чикләвекләр, көнбагыш, җиләк-җимеш, кузаклылар һ.б.

*Икмәк. Гел икмәк ашыйсы килсә, азот җитми. Азот чыганагы: аксым күп булган продуктлар (балык, ит, чикләвекләр).

*Татлыга тартылсагыз, глюкоза җитми. Глюкоза чыганагы: бал, татлы яшелчәләр, җиләк-җимешләр.

*Майлы ризык ашыйсы килсә, организмга кальций җитми. Кальций чыганагы: брокколи, кузаклылар, сыр, кунжут.

*Сыр ашыйсы килсә, кальций һәм фосфор җитми. Алар брокколи, сөт, эремчектә дә бар.

*Какланган, ысланган ризыкларга тартылу- холестериныгыз түбән. Холестерин чыганагы: авокадо, кызыл балык, чикләвек, зәйтүн.

*Әчегә тартылу. С витамины җитми. Чыганак: лимон, мүк җиләге, киви, җиләк, гөлҗимеш, брюссель кәбестәсе һәм башкалар.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: