Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
15 сентябрь , 22:16

Балдай “татлы” булды “Бал туе”

Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында 11 нче мәртәбә төбәк “Бал туе” бәйрәме узды. Һәм ничек кенә әле! Күңелле, сыйлы, җырлы-моңлы, татлы, кыскасы, “Бал туе” дигән матур исемен тулысы белән аклады ул.

Балдай “татлы” булды “Бал туе”
Балдай “татлы” булды “Бал туе”

Ә умартачылар-бал сатучылар үзебезнең Бәләбәй, күрше Бишбүләк районнарыннан гына түгел, Оренбург өлкәсеннән, Татарстанның Ютазы һәм Саба районнарыннан ук килгәннәр, хәтта Мәскәүдән килүче бар.

Мәтәүбашның сабантуйлары белән дан тоткан, җил белән серләшкән каеннарына аз гына алтын-сары йөгерә башлаган аланына иртәдән үк төрле тарафлардан умартачылар килә башладылар һәм тиз арада, алып килгән балларын, бал корты продукциясен сатып алучыларга тәкъдим итү өчен өстәлләргә матур итеп урнаштырып, җанлы ярминкә рәтен хасил итеп тә куйдылар. (Бал гына түгел, Свердловск өлкәсеннән үк алып кайткан сирәк агач-куаклар үсентеләрен дә сатып алу мөмкинлеге булды, авылда гына түгел, тирә-якта оста, уңган-булган бакчачы дигән даны таралган укытучы Гөлнара Зәйруллина тәкъдим итте аларны).

Чыганак: «Бәләбәй хәбәрләре».

Зәйфә Салихова. Рәмзилә Камеристова, Гөлнара Зәйруллина һәм автор фотолары.

Балдай “татлы” булды “Бал туе”
Балдай “татлы” булды “Бал туе”
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: