13 сентябрь – парикмахерлар көне. Кемдер бу һөнәрне татарчалаштырып “чәчтарашчы” ди, кемдер “бөдрәханәче” ди... Кыска гына итеп әйткәндә, тарак һәм кайчы, фен һәм үтүк, бигуди, лак һәм буяу осталары көне була инде.
Әлеге һөнәр ияләренең берничә һөнәри бәйрәмнәре бар: Халыкара матурлык көнен, Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көне.
Совет чорында парикмахерскаяларда хезмәт күрсәтү өлкәсе химчистка яки ремонт остаханәсе кебек гади хезмәт булып саналды. Әмма дөньялар үзгәрде китте. Хәзер биш ел вузда белем алучыларның күбесе СПТУда парикмахерга укып чыгучылардан көнләшеп утыра... Хәзер парикмахер һөнәрче түгел, ә сәнгать кешесе. Һөнәри бәйрәмнәрен дә билгели алар, матурлык көнен дә үзләренеке дип саный. Анысы чыннан да шулай, әлбәттә.
Кайбер мәгълүматларга караганда, Русиядә 70 меңгә якын парикмахерская һәм матурлык салоны бар. Һәм аларның саны арта гына бара. Ә беркайда да бәйләнми, өйгә килеп чәч кисеп, прическа ясаучылар күпме?..
Әйе, һөнәрләргә мода үзгәреп тора. Әмма ничек кенә булмасын, чәч үсми тормый. Димәк, парикмахерларга да эшсез калу янамый. Роботлар кысрыклап чыгарганчы...
Фото: nur.kz