Бүген, ягъни 12 сентябрьдә, Халыкара «иҗади» бәйрәм – ыргак белән бәйләү көне билгеләнә.
Ыргак белән бәйләү энә белән бәйләүгә караганда популяррак ысул булып санала. Аңа өйрәнергә дә уңайлырак. Шуңа ул халык арасында киң таралган булган.
Ыргак белән чигү кайчан барлыкка килгәнен төгәл белүчеләр юк. Археологларның фикеренчә, 4000 ел элек Борынгы Мисырда чигелгән әйберләр күренгәләгән дигән фараз бар. Иң беренче табылган кием - балалар оекбашы! Әлеге оекбашның баш бармагы аерылып торган. Бу сандали белән кияр өчен шулай эшләнелгән булырга мөмкин. Гарәпләр иң оста бәйләүчеләр булып саналган. Безнең эрага кадәр үк, алар катлаулы бизәкләр белән бәйли белгәннәр. XII гасырда ыргак белән бәйләү Европаның төрле илләренә дә таралган.
Элек затлы нәселдә тәрбияләнсенме, гади крестьян баласы булсынмы – кызларны бәйләргә дә, тегәргә дә өйрәткәннәр. Алар кулланган әйберләрнең генә сыйфаты төрле булган. Ыргак белән дә бик оста эш иткән алар.
Кызганычка каршы, бүген кул эше киң катлам халык арасында популяр түгел. Имеш, барысы да сатыла - акча түлисең дә аласың! Күз чекерәйтеп бәйләп утырганчы... күз чекерәйтеп телефонда утырасың. Эх! Ә бит кул эшләрен башкару хатын-кызга тынычланырга, үз уйларын ишетергә, фикерен тупларга мөмкинлек бирә.
Бәлки тикшереп караргадыр? Тәҗрибәсе булганнар да, кулына ыргакны беренче тапкыр тотканнар да бүген әлеге өлкәдә үз осталыгын сыный ала. Еш кына бу искиткеч көн флешмоблар, мастер-класслар, демонстрацияләр, күргәзмәләр уздыру, шулай ук социаль челтәрләр аша фотосурәтләр алмашу кысаларында уза. Матурлыкны куллар тудыра!
Фотолар: pl.pinterest.com