Һәр 20-25 ел саен җиргә тормышка карашлары һәм мөнәсәбәтләре ата-аналарыныкыннан нык аерылып торган буын туа. Ни өчен шулай килеп чыга? Чөнки һәр 25 ел саен дөньякүләм техник казанышлар, икътисад, сәясәт, мәгълүмат җиткерү ысулы һәм тиизлеге үзгәрә. Моңа өстәп, тәрбиягә караш та үзгәрә.
Мәсәлән, безнең Икенче бөтендөньяга сугышында җиңгән елга кадәр туган әби-бабайларыбыз “өнсез буын” санала. Аларга эндәшмәү, түзем һәм сабыр булу, законнарга хөрмәт белән караш, эш сөючәнлек һәм белгечләргә хөрмәтһәм ышаныч хас булган. Алар чүплек баетмаган, ватыкны төзәткән, ризыкны ташламаган, чит кеше турында үз фикерен кычкырып сөйләп бармаган. Һәм аларның “кара көн”гә һәрвакыт запасы булган.
Алардан соңгы буынны (1945-1967 елларда туганнар) “беби-бум” дип атыйлар. “Өнсез буын” тарафыннан тәрбияләнгән патриотлар алар. Сугыштан соңгы чыдам, сәламәт, оптимистлар буыны. Аларга бердәмлек, коллектив хезмәт хас. Романтиклар, галимнәр, спортчылар буыны. Акча турында уйламый якты киләчәк хакына эшләүче, алдагы көнгә ныклы ышаныч белән караучылар.
Алар үзләреннән соң “Х” (икс) буынына гомер бирде. (1967-1984 елларда туганнар) Ата-аналары күп эшләгәнлектән, алар белән аз шөгыльләнде, тәрбияләде. Шуңа да “Х” буыны вәкилләре үзаллы, хезмәт сөючән, үзенә генә ышанган буын. Алар якты киләчәккә, сәясәткә, яңгыравык лозунгларга ышанмый. Ил таркалуын күргән буын буларак алар һәрвакыт уяулык саклый. Бу буынга “карьера һәм акча” схемасы яхшы таныш. “Депрессия” һәм “яну” дигән әйберләрнең дә мәгънәсен яхшы аңлый алар.
Алардан соң “миллениал”лар ягъни “Y” (игрик) буыны килде. “Очындырылган буын” дип тә атыйлар аларны. “Җиңгән өчен түгел, ә катнашкан өчен бүләк алган” беренче буын. Аларны хезмәт ярата дип әйтеп булмый, укуга да атлыгып тормыйлар. Эшкә урнашырга ашыкмыйлар, җаваплылыктан качалар, ата-ана җилкәсеннән төшәргә омтылып тормыйлар. Шул ук вакытта үз үсешләре өстендә күп эшлиләр, сәламәтлекләрен кайгырталар. Алар комфорт ярата, эшнең читтән торып эшли торганын сайлый. Бала табарга да ашыгып бармый.
“Z” буыны (2000-2015 елгылар). Монысы инде беренче “санлаштырылган” буын. Алар клип рәвешендә фикер йөртә һәм сай хәтерле булалары белнә аерылып тора. Гаджетлар белән бергә туалар диярлек. Һәм аларны тәрбияләүдә ата-аналарыннан бигрәк, интернет һәм социаль челтәрләр зур роль уйный. Яңалык кертүче эшкуарлар, практичный һәм аек акыллы буын. Алар я үзләре эшләреннән канәгатьлек алу өчен эшли, я бөтенләй эшләми. Аларны матди байлыктан бигрәк яңа хисләр, яңа тойгылар кызыксындыра.
“Альфа” буыны (2016 һәм аннан соңгылар). Гадәти булмаган фикерләү ысулы хас булган иртә үсешә торган буын. Аларны зурлар дөньясы, сораулары, мәсьәләләре кызыксындыра. Алар диалогка әзер, әмма тәнкыйтьне күтәрмиләр. Бу буынның нинди булачагын без әле белмибез. Әмма аларга үткән буыннар чишә алмаган глобаль мәсьәләләрне чишәргә, моңа кадәр дөньяда булмаган белгечлекләр буынча укып, эшләргә туры киләчәк...
P.S. Буыннар теориясе бер буын вәкилләренең бөтенесе дә шундый дигән фикергә кайтып калмый. Ул бар тик аталар һәм балаларның аермасы. Еллар дәвамында һәр буынга хас уртак тенденция күзәтелә.