Болар кызыклы!
11 сентябрь 2024, 04:52

Елмаерга бер сәбәп

Бу дөньяда камил бернәрсә дә юк. Хәтта тулы тилегә дә бераз җитешми.

Елмаерга бер сәбәпЕлмаерга бер сәбәп
Елмаерга бер сәбәп

Төнге сәгать өч. Ишектә кыңгырау чыңлый. Ир мыгырдана-мыгырдана барып ишекне ача – ә анда бер исерек.

-Гафу, борчыйсым килмәгән иде. Мужик, әйдә әле минем белән. Тышта этеп кенә җибәр әле, ә!

-Син нәрсә?? Төн уртасы! Бар урамда берәрсен туктатып сора!

Ир кире караватына килеп ята. Хатыны:

-Кем иде ул?

-Әй, бер исерек. Этеп кенә җибәр әле, ди.

-Ә син этмәдеңме? Эчеңдә җаның бармы синең? Исеңдәме, безнең машинаның моторы сүнеп, туктагач, ниндидер таныш түгел егет яңгыр астында безгә машина этеште... Ә син?!

Ир тагын мыгырдана-мыгырдана чыгып китә. Дөм караңгы, суык...

-Әй, мужик, кайда син?

Караңгыдан тавыш ишетелә:

-Монда мин! Атынгычта!

**

–Көн саен ничә сәгать йоклыйсыз?– дип сорый табиб.
–Ике белән өч арасында йоклап алам.
–Бу бик аз бит!
–Миңа җитә. Төнлә дә йоклыйм бит әле.

**

– Мин сер саклый беләм! Тик менә мин ул серне сөйләгән кешеләр генә аны саклый белми!
**
–Син нигә мине “Вконтакте”да дуслар исемлегеннән алып ташладың?
–Әй, ачуымны китерәсең!
–Ә безнең өйләнешкән булуыбыз ачуыңны китермиме алай?
**
–Улым, өйгә эш күп бирделәрме?
–Уууу, әни, анда сиңа кычкырасы да кычкырасы бүген!
**
–Сезнең хобби?
–Кулинария.
–Пешерәсезме?
–Ашыйм!
**
Бу дөньяда камил бернәрсә дә юк. Хәтта тулы тилегә дә бераз җитешми.

**

Горурлыгыннан нишләргә белмәгән ата кеше редакциягә шалтыратып, хатынының өч игезәк табуы турында хәбәр итә. Теге башта ишетеп бетермиләр:
– Тагын кабатлый алмассызмы?
– Юк инде! Болары да менә моннан җиткән!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас