АКШтан 29 яшьлек Инди Нельсон университетны тәмамлау белән, ягъни 22 яшеннән алып, сәяхәт итә башлаган. Ул 7 ел эчендә дөньяның бөтен илләрендә булырга өлгергән. Мәсәлән, дөньяга ябык булган Төньяк Корея кебек илләрдә хәтта берничә тапкыр булган. 2024 елда Нельсон рейсларын файдаланган авиакомпанияләр саны буенча рекорд куйган. Сәяхәтче барлыгы 170 авиакомпания самолетына утырган.
Сәяхәтләре вакытында Нельсон җитди проблемаларга очрамаган. Ул, күңелсез маҗараларга тарымыйча, кораллы конфликтлар барган илләрдә дә булган. Ләкин аңа Иран, Ливия, Русия һәм Папуа-Гвинеядә шпионлыкта шик белдергәннәр. Һәр очракта да Нельсонны тоткарлаганнар. Аңа 4 тапкыр чик буе сакчыларының шикләрен кире кагарга туры килгән.
"Лента.ру"