Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
10 сентябрь , 17:03

Президент күпме ял итә?

Иң җаваплы һәм иң тынгысыз вазифа биләп тә туйганчы ял итү мөмкинме?

Президент күпме ял итә?
Президент күпме ял итә?
Юк дисезме? Мөмкин икән шул. Моны АКШ президенты Джо Байден үз мисалында ачык итеп исбатлаган.  Американың билгеле "Нью-Йорк Пост" гәзите аның әлеге көнгә кадәр 532 көн отпускта булуын исәпләп чыгарган. Бу - аның президент кәнәфиендә утырган 4 ел вакытының 40 процент эш көне.  Ул әле дә үзенең туган җире - Дэлавер шататы -  комнарында кызынып ята ди.
Статистикага ярашлы,  елына нибары 11 көн отпускага ия булган Американың гадәти гражданинына, шулкадәр ял көннәре җыю өчен, 48 ел тир түгәргә туры килер иде.
 
Фото: topnews.ru
 
 
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: