АКШта битараф җанлы булмаган ике ир каманы үлем ятьмәсеннән коткарган.
Вакыйга болай булган. Ата кама причалда кешеләр янында әйләнеп йөзеп йөри, ләкин аларга якын килергә курка. Су җәнлегенең гадәти булмаган кылыгы балыкчыларда кызыксыну тудырган һәм аның кая алып баруын аңлар өчен артыннан ияреп барганнар. Һәм менә могҗиза! Борчуга калган ата кама ирләрне ятьмәгә эләккән иптәше, ягъни сөйгәне, янына алып килгән һәм күзләрен мөлдерәтеп ярдәм сораган. Әлбәттә, кызганудан йөрәкләре эрегән балыкчылар су җәнлеген азат итә башлаган. Җитез диңгез ерткычы куркып каршылашып маташкан, ләкин балыкчылар аны ятьмәдән азат иткән һәм ерак китми көтеп торган сөйгәне янына җибәргәннәр. Камалар, кешеләр сыман кочаклашып, бергә йөзеп киткән. Балыкчылар яхшы эш эшләүләренә шат булып янә үз эшләре белән мәшгуль булганнар.
Вакыйга болай гына тәмамланмаган. Бераз вакыттан соң ата кама янә причалга йөзеп килгән һәм сөйгәнен коткаручыларны эзләп тапкан. Ир-егетләр аны таныган, чөнки яңа танышларының гына кешегә шулай дустанә булуын аңлаганнар. Су җәнлеге басмадагы геройларның аяк астына матур таш китереп салган һәм үз юлы белән йөзеп киткән.
Камалар әкәм-төкәм кабырчыклары вату яисә уйнау өчен суда иң матур ташларны эзләп табалар икән. Кайсыберләре яраткан ташларын бала чакларыннан ук үзләре белән йөртәләр. Кайберчакта "гашыйк" ата кама "ярына" "асылташлар" бүләк итә, ләкин, яраткан ташларыннан аерыласы килмәгәнлектән, мондый хәл сирәк була икән. Шулай итеп, каманы коткаручы балыкчылар сирәк һәм кыйммәтле бүләккә ия булган.
Әйткәндәй, пингвиннарның да бер-берсенә таш бүләк итә торган гадәтләре бар. "Гашыйк" ата пингвин инә пингвинга шома, түгәрәк һәм матур таш бүләк итә.
Искиткеч, җәнлекләр дә рәхмәтле һәм юмарт була белә!
Фото: ru.pinterest.com