Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
5 сентябрь , 09:07

Серле көзгеләр...

Көзгесез урын юк хәзер. Ул өйдә генә түгел, лифтта, подъездларда, транспортта, хәтта бәдрәфтә очрый.

Серле көзгеләр...
Серле көзгеләр...

Көзгесез урын юк хәзер. Ул өйдә генә түгел, лифтта, подъездларда, транспортта, хәтта бәдрәфтә очрый. Йокы бүлмәсенең түшәменә көзге куйдыручылар да бар бит хәзер.

Әмма көзге күбәйде дип кенә, борын-борынна килгән көзге белән бәйле ышанулар, ырым-шырымнар юкка чыккмый. Ватык көзгегә карарга, ачуланып карарга, ике кеше бергә карарга ярамаганлыгын без кечкенәдән беләбез. Һәм өйдән чыгып киткәч кире әйләнеп керергә туры килсә, киресенчә,  көзгегә карарга, алай гына да түгел, тел күрсәтергә кирәклеген дә беләбез.

Кайберәүләр театр, концертка барса, андагы көзгеләргә карамый: янәсе кеше күп йөргән җирдә көзгегә тискәре энергия сеңә. Көзге каршында ашасаң – матурлыгыңны «ашыйсың» диючеләр дә бар. Көзгегә караган сабый бала озак сөйләшмәс, аңа күз тия диләр. Гомумән, халыкта хәтта көзгедән саклану “йолалары” барлыкка килгән. Мәсәлән, кемнәндер көзге алып торсаң, кире кайтарганда берничә тапкыр өреп, сөртеп кайтарырга кирәк.

Кайчаннан килә бу куркулар? Гомумән, көзге кайчан барлыкка килгән?

Кешенең иң беренче көзгесе су булган. Борынгы Рим шәһәре Помпеи җирләрендә археологлар һәр йорт ишегалдында диярлек мәрмәр белән каймалап алынган кечкенә бассейннар булганлыгын ачыклаган. Алар хатын-кызлар шунда карап, чәчләрен тарасын, матурлансын өчен ясалган булырга мөмкин.

Беренче пыяла көзгеләр дә Римда барлыкка килгән. Тик алар үзеңне карар өчен түгел, ә бизәнү әйбере буларак кулланылган. Әмма көзге ниндидер сихри көчкә ия икән, теге дөньяга күчеш юлы булып тора, дигән фаразлар шул заманнардан ук килә.

Без белә торган көзге урта гасырда Голландиядә күпләп җитештерелә башлаган.

Борынгы Русьта да көзгеләргә шикләнеп караганнар. XVII гасырга кадәр көзгене кешегә күрсәтеп куймаганнар. Аны сандыкта саклаганнар, я булмаса чаршау белән каплап куя торган булганнар. Явыз Иван бозымнардан бик курыккан һәм соңгы (җиденче) хатыны Мария Нагай өчен көзгене сукырлардан ясаттырган. Көзге кеше күзеннән бозым «йоктыра» һәм ул башкаларга күчә дип ышанганнар. Шуңа күрә уз заманда хатын-кызларга күрем вакытында, йөклелек чорында һәм бала тапканнан соң берничә атна көзгегә карау тыелган.

Көзгедән курку чир бит ул

Көзгедән чын-чынлап куркучылар бар. Фәнни телдә эйсоптрофобия яки спектрофобия дип атала ул. Аннан интегүчеләр көзгегә караудан, анда үз чагылышын күрүдән шүрли. Мондый кешеләр чынбарлыктан, җаваплылыктан, үз-үзләрен яратудан качарга тырыша икән. Ә кайбер очракта спектрофоблар үз чагылышыннан түгел, «көзге эчендә яшәүче»дән шүрли. Көзге – параллель дөньяга портал, дигән эчтәлектәге китаплар укудан, фильмнар караудан, яисә өлкәннәр куркытканнан да фобия барлыкка килергә мөмкин.

Көзгедән куркуны кешенең кылануы дип түгел, психик тайпылыш дип карарга һәм, җитди очрак булса, психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай да спектрофоблар, гадәттә, куркулары белән үзләре генә дә көрәшә ала. Әйтик, көзгегә карамаска тырыша. Карарга туры килсә дә, берәрсен яныңда сөйләштереп, игътибарыңны башка нәрсәгә юнәлтеп торырга мөмкин – бу да булыша, диләр. Тагын бер ысул – көзгегә карашны үзгәртү. Психотерапевтлар монысын спектрофобларга гына түгел, бөтен кешегә дә киңәш итә. Йокыдан торып, көзге каршына килеп басуга без нәрсә эшлибез? Кыяфәтебезне карыйбыз. Яңа җыерчык яки бетчә чыккан булса, хафага калабыз. Моның урынына көзгедәге үзеңә карап елмаерга, хәерле иртә һәм уңышлы көн теләргә, мактап алырга кирәк.

Кыскасы, көзге белән бәйле хорафатлар бихисап. Аларның һәркайсына ышанып бару да кирәкмидер. Шулай да өйдәге көзгеләрне салкын суда чылатылган чүпрәк белән әледән-әле сөртеп алу комачауламас. Тискәре энергиядән, тегесеннән-монысыннан саклыймы-юкмы, әллә мәгәр чиста була – анысы бәхәссез!

Фәнзилә Мостафина язмасына нигезләнеп.

Фото:Pinterest

Серле көзгеләр...
Серле көзгеләр...
Серле көзгеләр...
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: