Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
5 сентябрь , 09:30

Көлү гомерне озайта ди...

-Көлү гомерне озайта ди. -Анысы кемнән көлүеңә карап инде...

Көлү гомерне озайта ди...
Көлү гомерне озайта ди...

-Көлү гомерне озайта ди.

-Анысы кемнән көлүеңә карап инде...

**

Бер ир аксакалдан:

-Бу хатын-кызларның башлары нигә шулай еш авырта икән? – дип сораган.

-Аларның башы хәчтерүшләрдән авырта, ә чын ирләрдән – әйләнә! – дип җавап биргән аксакал.

***

Мин яшь, чибәр. Матди яктан тәэмин ителгән. Ике югары белемем, фатирым, машинам бар! Башым авыртмый, беркемне дә эзләмим, берни дә сатмыйм, кияүгә чыгарга җыенмыйм! Просто мактанам...

***

Миңа балдак кирәк иде... Алайса бармагым өши...

***

-Хатының белән кичәге ызгыш ни белән тәмамланды?

-Ул минем яныма тезләре белән шуышып килде.

-Һәм нәрсә әйтте инде?

-Тиле, чык карават астыннан, диде...

***

Биш йөз хатын-кыздан: “Кемнең үбүе татлырак, ирегезнекеме әллә сөяркәгезнекеме? – дип сораганнар. Өч йөзе, иремнеке, дип җавап биргән, ә ике йөзе – сөяркәмнеке, дип... “Белмим” - , дип ник берсе җавап бирсен!

***

Хатын иренә:

-Мин үземә бизәнү әйберләре алдым. Мыгырдарга уйласаң, күпме торганын да әйтәм...

***

Бәйрәмгә ир хатынына таба бүләк иткән... Ә хатыны аңа – каска.

***

-Кадерлем, кибеткә чыгып кер әле!

-Сөеклем, анда бит яңгыр коя, этне дә куып чыгарып булмый...

-Соң, эттән башка гына чык!

***

Ир өенә кайта һәм хатынын урында  дусты белән күреп, пистолетын ала да, дустын атып үтерә. Хатыны урыннан тора да, шелтәле тавыш белән:

-Акылдан яздыңмы әллә! Болай итсәң, бер дустың да калмый бит!!!

***

Ике ахирәт сөйләшә:

-Кичә артыгын эчелгән, ә Вәли шуннан файдаланды!

-Бәйләндеме әллә?!

-Юк, качты!

Фото: imdb.com

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: