-Кичә глобус алдым. Сәяхәт итәчәкмен!
-Кайдан шулкадәр акча алдың?
-Глобус кыймәт тормый ул.
**
Укытучыларга бер үтенеч: быел «Каникулларны ничек уздырдым?» дигән иншада сүгенү сүзләре булса, күз йомып кабул итсеннәр иде.
**
Укытучы:
-Вәли, дөресенә әйтә әле. Кем булышты өй эшен эшләргә?
Вәли:
-Белмим, мин йоклаган идем.
**
Кулына чүкеч белән суккач, әдәбият укытучы берничә минутка ОБЖ укытучысына әйләнеп алды.
**
-Вәли, синең чалбарыңның бер кесәсендә 10 мең, икенче кесәңдә 15 мең акча бар. Димәк...
-Димәк, бу минем минем чалбар түгел.
**
Әби оныгы белән мәктәп-мәктәп уйнадылар. Соңыннан гына әби оныгы урынына дәрес әзерләгәнен абайлап алды.
**
Химия дәресе.
-Вәли, тоз молекулалары турында хет бер әйбер әйтә алсаң, “5” куям.
-Тоз молекулалары кыяр молекулалары белән бик килешә.
**
-Вәли, ни өчен синең өйгә эшеңне гел әтиең эшли?
-Әнинең вакыты юк.
**
Әтисе –улына:
-Менә мин кичә 5 мең таптым да полициягә илтеп бирдем, ә син акча тапсаң нишләр идең?
-Мин дә синең кебек алдашыр идем, әти.
**
-Кем беренче такта янына чыга. Шуңа бер балл югарырак куям.
-Мин чыгам, - ди Вәли, - куегыз өчлегезне.
**
— Исәнмесез, бу — социологик сораштыру. Сез булачак пенсиягезне кая урнаштырдыгыз?
— Булачак пенсиямне мин район башлыгына яңа йорт салуга һәм безнең депутатның улын укырга кертүгә күчердем.
— Гаҗә-әп. Ә нигә?
— Чөнки миннән берәү дә сорап тормады.
**
-Улым, әйдә бәрәңге казырга барабыз!
-Әти, иртәнге өч бит!
-Улым, тор инде, бәрәңге казыйсы бар.
-Әти, безнең бәрәңге бакчабыз юк бит!
-Бәрәңге бакчабыз булмаса да, бәрәңге ашыйсы килә бит!
Фото: uleoparda.ru