Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
26 август 2024, 09:18

Әллә ниләр уйлап табалар!

Мич чыгару буенча ярыштылар...

Әллә ниләр уйлап табалар!
Әллә ниләр уйлап табалар!

Мич чыгару буенча ярыштылар...

 

Мәчетле районында үткән, “Мәчетле остаханәсе” төбәкара һөнәрмәннәр Фестивале барсын да таң калдырды. Бигрәк тә онытылоп барган кәсепләрнең берсе – мич чыгару осталыгын күзәтү барысының да күнеленә хуш килде. Әзер мичләрнен һәрберсендә коймак пешер. мөмкин булды. Уңган хуҗабикәләр яңп салынгн мичтә пешерелгән тәмле коймак, кайнар чәй белән халыкны сыйлады.

Көчергәнешле бәйгедә жинүчеләр дә  булды, әлбәттә.

1 урын - Красноуфимск каласыннан В. Гарифуллин;

2 урын - Рыжов Д.

Знче урынны үзебезнең Мәчетле районының Әҗекәй авылыннан Газимҗан Галимов яулады.

Хужабикә, татар хатын-кызлар җыр ансамблендә җырлап йөрүче, китапханә мөдире Эльза Галимова иптәше салып куйган уңайлы мичтә коймак пешереп, Самовар кайнатып, бәйрәмгә килгән авылдашларын сыйлады. “Гаилә елы”нда истәлекле җиңүгә ирешкән Галимовларны котлыйбыз. Мондый осталык үзен күрсәтеп торсын әле, сау-сәламәт булып, мичләрне сала торрырга язсын. Мичле йорт- җылы йорт!

Менә шулай яши мәчетлеләр. Ә сездә ниләр бар, дуслар?

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: