Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
23 август , 12:33

Илаһи көч коткарган

Бу хәл 2013 елда булган.

Илаһи көч коткарган
Илаһи көч коткарган

Гвинея култыгында көчле давыл чыга һәм биек дулкын көймәне каплый. Судно 30 метр тирәнлеккә бата. Экипажның бер өлеше һәлакәттән соң, көймәдән чыга ала, ләкин аларның берсе дә исән калмаган. Кемнәрдер су өстенә йөзеп чыга алмаган, кемнәрдер акула авызына эләккән. Фаҗигадән соң 60 сәгать узгач коткручылар көймәне таба. Алар аның эчендә бердәнбер исән калган кешене таба. Ул 29 яшьлек судно пешекчесе Наррисон Окене була.
Соңыннан ул фаҗига тарихын сөйли. Көймә капланганнан соң ул судно эчендә һава "кесәләре" эзли башлаган. Бер бәдрәфтә һава запасын тапкан. Анда ул 3 көн үткәрә, тамак ялгау өчен аның бер банка кока-коласы һәм бер балык банкасы гына була. Аны кыслалар тешләгән, тозлы су авызын шешендергән.  Илаһи көчкә ышаныч кына мине коткарды, ди Окене. 60 сәгать буенча ул бертуктаусыз Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сораган, куркуын һәм паниканы кире кагар өчен дини җырлар җырлаган. Ир мондый шартларда паниканың кешене үтерүен һәм кирәгеннән артык кислород файдаланырга мәҗбүр итүен белгән.
Водолазлар фонарь белән яктыртып, аның йөзен күргәч, үлгән дип уйлаганнар. Әмма ир, котылу якын икәнлеген аңлап, коткаручының кулын эләктереп алган. Арытаба Окене 3 көнне барокамерада үткәргән. Чөнки су өстенә кире чыгу кан басымының кинәт үзгәрүе белән куркыныч.

Фото: Lekan Oyekanmi / AP

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: