Кул эше белән шөгыльләнү хатын-кыз энергетикасын арттыра. Ә ул үз чиратында гаиләнең барлык әгъзаларын да төрле күңелсезлекләрдән саклый, яклый.
Борын-борыннан хатын-кызлар кул эшләрен алып аулакта юкка гына җыелмаганнар. Алар җырлый-җырлый бәйләм бәйләгән, чигү чиккән. Якыннары, ирләре, балалары турында сөйләшкәннәр. Һәм бу сөйләшүләр гади гайбәт түгел, ә якты хыяллар, матур теләкләр белән үрелеп барган. Кул эшенә хатын-кызлар күңел җылысын салган.
Шуңа күрә әниләр кызларын кул эшләренә өйрәткән. Шулар аша хатын-кыз энергетикасын сакларга, арттырырга өйрәткән.
Кызганыч, бүген кул эше белән шөгыльләнергә вакыт табучы, аннан бигрәк теләк белдерүче хатын-кызлар аз...