Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
20 август , 21:24

Сез нинди кеше?

Уйлап тормыйча кулларыгызны кушырыгыз. Ә хәзер укыгыз!

Сез нинди кеше?
Сез нинди кеше?

Сул кулның баш бармагы өстә.
Мондый кешеләр төпле акыллы, үз-үзләре белән гармониядә яшәүчеләр. Алар ашыгып карар кабул итми, барысы да уйланган һәм үлчәнгән була. Яхшы дуслар һәм киңәшчеләр. Һәрвакыт ихлас һәм ачык. Моннан тыш, мондый кешеләр аралашучан, юмор хисенә ия.

Ике кулның да баш бармаклары бер тигезлектә тора.
Болар прагматиклар. Теге яки бу хәлне анализлый, күп уйлый. Икенче яктан, алар ачык, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, бигрәк тә туганнарына һәм якыннарына. Мөнәсәбәтләрдә бу кешеләр тугрылыкны ярата.

Уң кулның баш бармагы өстә.
Мондый кешеләр нечкә хисле. Гадәттә иҗади шәхесләр. Алар хисләрен, уйларын, тәэссоратларын беркайчан да яшерми. Якыннары өчен барысына да әзер. Әмма аларга карар кабул итүе авыр. Һәрвакыт уйланалар, икеләнәләр.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: