Испаниядә дөньядагы иң өлкән хатын-кыз вафат булган.
"Мария Браньяс безне ташлап китте. Аның хыялы тормышка ашты: йоклаган вакытта тыныч кына, авыртынмыйча гына китеп барды...", — дип язган социаль челтәрдә әбинең туганнары. Мария Браньяс 117 яшьтә булган.
Аңардан соң хәзер дөньяда иң өлкән кеше булып 116 яшьлек японлы Томико Итоока санала.
Ә аңа кадәр былтыр дөньядагы иң олы кеше 118 яшендә вафат булган иде. Франциядә яшәүче Люсиль Рандон озын гомерле булуының сере турында:
"Юк-барга борчылмыйча, тыныч куңел белән яшәү, якыннары белән яхшы мөнәсәбәттә булу, ә "агулы" кешеләрдән ерак тору, үткәнгә үкенмәү һәм, әлбәттә, яхшы генетикадан тора", - дигән иде. Тулырак Монда.
Чыганак: лента. ру