Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
19 август , 13:20

Гөмбәле мәзәкләр

Статусына гөмбәләр куйган дусларым! Зинһар өчен, икенче көнне дә статусыгызга ни дә булса куегыз әле! Борчылам бит. 

Гөмбәле мәзәкләр
Гөмбәле мәзәкләр

Сәер иде бу урман... Башта гөмбәләр миннән качып утырды, аннан мин гөмбәләрдән качтым.

**

Ресторанга килгән клиент официантка дәгъвә белдерә:

–Кичә мин сездә гөмбә ашап агуладым. Дәвахадәнә ашказанны юдыртырга туыр килде!

Официант:

–Чынлапмы?! Димәк, шеф-повар белән бәхәстә мин откан булып чыгам!

**

Бер гөмбәче урманда адашкан. Бер көн йөри, ике, өч көн йөри. Ниһаять, бер кешегә тап була.

–Ура! Сезне очратуыма бик шатмын! Өч көн адашып йөрим...

–Нәрсәгә сөенәсең инде? Мин бер атна адашып йөрим...

**

–Агулы гөмбәне агусызыннан ничек аерырга?

–Будильник ярдәмендә. Әгәр гөмбә ашагач, син будильникны ишеткәнсең икән, димәк, син агусыз гөмбә ашагансың.

**

Статусына гөмбәләр куйган дусларым! Зинһар өчен, икенче көнне дә статусыгызга ни дә булса куегыз әле! Борчылам бит. 

**

Кеше җыя дип мин дә гөмбәгә киттем... Урман буйлап йөри торгач, бер гөмбә таптым. Бераз баргач, каршыга кое килеп чыкты. Янына бардым, лифтка кереп, велосипетка утырдым да, матайны кабыздым. Инде кузгалдым гына дигән идем, кондуктор килеп басты. “Минем урынга утыргансың бит, төш!” ди. “Мин тартмыйм бит”, – дим. Ә ул бала сыман еларга кереште. Кәнфит бирим дигән идем, сумкамны тартып алды. Ачуым килде дә маңгаена бирдем. “Аркамны авырттырңы!” –дип кычкыра. Әллә сантый инде, мин әйтәм. Тизрәк бу электричкадан чыктым. Карасам, автобус тора. Килдем дә ике ипи сорадым. Бер кило он бирде бу. Алдым да китмәкче булам, карасам арттан өч полиция хезмәткәре куа. “Тукта, сдачаңны алмадың бит!”– диләр. Бер сумка алма тоттырдылар. Киттем базарга сатарга. Бананнарны тезеп куярга өлгермәдем, бер әби персикларны алам дип килеп тә басты. Сумкама сал әле ди. Ә мин 20 карбызны аның сумкасына ничек сыйдырырга тиеш? Акчаны алдым да өйгә кайтып киттем.

...Шуннан соң минем урманга гөмбә җыярга барганым юк.

фото: fishki.net

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: