Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
18 август 2024, 14:09

Бәләкәй хезмәт хакы инсультка китерергә мөмкин

Җитәкчеләр моның турында белә микән? 

Бәләкәй хезмәт хакы инсультка китерергә мөмкин
Бәләкәй хезмәт хакы инсультка китерергә мөмкин

Эштәге стресс һәм хезмәт хакыннан канәгать булмау инсультка китерергә мөмкин. 

Канада тикшеренүчеләре 18 ел дәвамында 25-60 яшьләрдәге эшкә сәләтле кешеләрнең йөрәген тикшергәннәр. Галимнәр өйрәнгән мәгълүматлар нигезендә, хезмәт хакы белән канәгать булмау стресска китерә һәм ул йөрәк авырулары үсеше куркынычын 1,6 тапкыр арттыруы ачыкланган.

Экспериментта катнашучыларның күбесе стрессның хезмәт хакы аркасында барлыкка килүен таныган: хезмәт хакы алган саен "мин яхшы эшләдем, миңа күбрәк түләнергә тиеш иде" дип күңел төшенкелегенә бирелгән, күп вакыт кәефсез йөргән. 

Сез узегезнең хезмәт хакыгыз яки пенсиягез белән канәгатьме? 

Фото:1zoom.me

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: