Мәскәү эшкуары һәм блогеры Антон Гаркуша җәяү Мәскәүдән Һиндстанның Дели шәһәренә китеп бара.
Билгеләнгән җиренә кадәр ул барлыгы 8500 чакрып юл үтәчәк. Бу хыялын тормышка ашыру өчен ул Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кытай һәм Пакистан җирләрен дә үтәсе бар.
Антон Мәскәүдән 24 майда чыгып киткән һәм менә бүген ул Уфада сәяхәт итә. Башкалабызның билгеле урынында - Салават Юлаев һәйкәле янында фотога да төшкән.
Антонга 38 яшь һәм моңа кадәр ул күчемсез милек һәм кече һәм урта бизнеска инвестицияләр җәлеп итү белән шөгыльләнгән.
Чыганак һәм фото: t.me/ufa_rb