Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
16 август 2024, 18:53

Төньяк балкышлары ешая

Ул 7-10 тәүлек саен Җиргә барган магнит давылларына бәйле.

Төньяк балкышлары ешая
Төньяк балкышлары ешая

Якындагы 1,5 елда Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә даими рәвештә төньяк балкышы күзәтеләчәк. Бу хакта ИЗМИРАН Космик һава торышын фаразлау үзәге җитәкчесе Артем Абунин белдерә.
Галим аңлатуынча, төньяк балкышы пәйда булуы соңгы вакытларда һәр 7-10 тәүлек саен Җирдә булган магнит давылларын бәйле. "Башкалада төньяк балкышын күзәтүне шәһәр утлары һәм күк йөзен болытлар сырып алуы читенләштерә. Ләкин, без быел берничә тапкыр төньяк балкышын күзәттек. Якындагы 1,5 елда төньяк балкышын Мәскәүдә һәм Русиянең башка төбәкләрендә күзәтү мөмкин булачак һәм бу нормаль хәл булып санала",- ди Абунин.
Галим раславынча, 3 - 4 елдан соң кояш үзенең активлыгының иң түбән ноктасына җитәчәк һәм Мәскәү өлкәсендә төньяк балкышлары бетәчәк. Шуңа күрә атмосфера күренеше артыннан мөмкинлек булганда күзәтергә кирәк.
Әйткәндәй, 18 августта Җирдә янә магнит давылы булачак, дип белдерә Русия Кояш астрономиясе лабораториясе галимнәре. 17 август киченнән G1, ягъни көчле булмаган дәрәҗәдәге, магнит давылы күзәтеләчәк.

Фото: zabavdom.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: