Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
16 август , 12:47

Стерилизация ясаткан ирнең бишенчегә баласы туган.

Менә могҗиза! 

Стерилизация ясаткан ирнең бишенчегә баласы туган.
Стерилизация ясаткан ирнең бишенчегә баласы туган.

Уфада яшәүче күп балалы әти стерилизация ясаган, ләкин бер елдан аның тагын баласы туган.

Дүрт бала атасы Максим 45 яше тулгач, бу процедураны ясау өчен Уфаның бер танылган клиникасына мөрәҗәгать иткән. Моның өчен ул 30 мең сум акчасын түләп, операция ясатып, тулы ышаныч белән өенә кайтып киткән. Ләкин, ни гаҗәп, узган елның ноябрендә ул яңадан әти булган! Аның бишенче баласы туган. Менә сиңа, мә!

Башта ир хатынының тугрылыгына ышанмыча, тикшерткән - бала чынлап та аныкы булып чыккан. Мондый көтелмәгән хәлгә Максим бик нык гаҗәпләнгән һәм хәзер клиника белән судлашып йөри, ди.

Медицина үзәге хезмәткәрләре бу хәлне могҗизага тиңләгән, димәк, ирнең сәламәтлеге бар яклап та яхшы, дигәннәр. Клиника операция өчен иргә акчасын кайтарырга тәкъдим иткән, ә калган проблемалары өчен җаваплылык алырга әзер булмавын белдергән.

Хәзер әти баланы карап үстерү һәм аның әнисенә декрет ялы чорында чыгымнарны каплату өчен клиниканы судка бирергә тели.

"Ну, а чё!" Таптырганнар икән, үстерешсеннәр дә, шулай бит!?

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: