1850 нче елда Уфада 13,500 кеше яшәгән. Аларның 18 проценты- сәүдәгәрләр. 1861 нче елгы документлар буенча, шәһәрнең чирек өлешен хәрби хезмәткәрләр тәшкил иткән. Гасыр уртасында мөселманнар шәһәр халкының 2,3 процентын тәшкил иткән. Төп халык - руслар. Бу чорда калада 2 сабын кайнату, 6 дуңгыз мае эретү, 1 чүлмәк һәм 21 кирпич заводы эшләгән. Агыйдел елгасы ярындагы Уфа калкулыгында берничә бистә пәйда барлыкка килә. Нижегородка бистәсе Агыйдел елгасының көнбатыш яры буйлап сузыла. Биредә берничә вак тире иләү заводы һәм урман пристаньнәре урнаша.
Унтугызынчы гасыр уртасына кадәр Уфагы коры юл белән генә барып булган. Хәер, җәй мәлендә салларда яисә көймәләрдә сәяхәт кылганнар. Ләкин кала арытаба үсешсен өчен тимер юл ясарга һәм Агыйдел буенча пароход җибәрергә кирәк була.
1885 елда хөкүмәт, Самара - Уфа - Златоуст- Чиләбе - Екатеринбург тимер юлы проектын раслый. Шушы ук елны Уфа-Самара юл участогында эшләр башлана. Бер елдан соң тантаналы шартларда "Уфа" тимер юлы вокзалына нигез салына. Вокзал һәм ремонт остаханәләре төзелгәннән соң Уфаның төньяк-көнбатыш өлешендә яңа вокзал бистәсе оеша башлый. Төньяк бистә дип аталган урында вокзалда эшләүчеләр, йөк ташучылар гаиләләре урнаша.
Агыйдел аша тимер юл салына. Ул 1888 елда эшли башлый. 1892 нче елда тимер юлы Чиләбегә барып җитә. Тау баектыру заводларының тимер юл челтәре бөтен Көньяк Уралны каплап ала. XIX гасыр ахырында Уфа сәүдә һәм транспорт ташулары буенча, Екатеринбургтан гына бераз калышып, Урал шәһәрләре арасында 2 нче урынга чыга.
Агыйдел буенча пароход җибәрү буенча эшләре катлаулырак бара. 1859 нчы елда "Дружина" пароходчылык җәмгыяте Уфа - Казан пассажирларын ташый башлый. Ләкин Агыйдел елга пароходчылыгы 1880 елда гына пәйда була.
Ул елларда пароходлар елга буйлап сүлпән йөргән. Агымга каршы йөзәргә моторлар көчле булмаган, агым буенча йөзгәндә ягулык экономияләгәннәр. Пароходлар эре причалларда гына туктаган. Саерак урыннарда, тирән суга кергәнгә кадәр, пароходны сөйрәгәннәр, ә пассажирларга җәяү атларга туры килгән.
Февраль ярминкәсе Уфа тормышының төп вакыйгаларының берсеннән саналган. Җәй мәлендә Усольск һәм Сафронов таулары, Чертово шәһәрчеге, "Воронки"тимер юлы разъедындагы данлыклы сәленгән таш уфалыларның яраткан ял урыннары булган.
Уфа тормышы үз җае белән акрын гына аккан, калада ярминкә яисә чиркәү бәйрәмнәре генә төп вакыйгалар булудан тыш, шәһәргә зур чиновникларның яисә театр труппасының килүе, яисә кемнәрнеңдер күченүе дә зур вакыйгалардан саналган.
Кышын шәһәр йокымсырап карга күмелгән. Кышын кардан чаларса, җәен тузаннан сорыланган. Автомобильләр булмау сәбәпле һава саф һәм таза булган. Фонарьлар бармак белән генә санарлык булганлыктан, төннәрен урамнар караңгылыкка чумган.
Бәйрәм көннәрендә Уфа парклары һәм бакчаларында лотереялар уйнатылган. Тукыма кисәге, комык шикәр, итек, кәтүк җепләре җыелмасы - сәүдәгәрлар садака итеп биргән призлар булган. Ә инде сыер, кәҗә яисә велосипед иң зур призлардан саналган. Паркларга көч сынау корылмалары урнаштырылган. Аларның кайсыберләренә чүкеч белән сугып, икенчеләренә кул белән кысып көчләрен сынаганнар. Ушаков паркының ачык террасасында (бүгенге А. Матросов исемендәге парк) фонтаннар, таганнар, көлке бүлмәсе, бильярд уйнау урыннары 100 елдан артык, ягъни 1970 елларга кадәр, эшләгән.
Шәһәрдә нигездә руслар яшәгәнлектән, православие динен тотучылар дини бәйрәмнәрен бик зурлап билгеләгәннәр, урамнарга иконалар һәм чиркәү байракларын тотып чыкканнар. Ел саен могҗизалы дип аталган иконаларын тотып тәре походларына чыкканнар. Төп дини бәйрәмнәреннән тыш, уңыш уңмаганда, табигать бәла-казалары килгәндә (су ташулар, корылык, урман янгыннары, эпидемия, кешеләр күп кырылганда), гадәттән тыш тәре походлары ясаганнар. .
Зур Казан урамы (бүгенге Октябрь революциясе урамы) дистәләрчә еллар буена Уфаның үзәк урамы булган. Ул шәһәрнең иске өлешен үзәге белән тоташтырган. Гасыр ахырына таба яңа озын урам пәйда булган. Алар буйлап арбалы атлар чапкан, яңа урамнарга җан кергән. Ильин урамы ( бүгенге Зәки Вәлиди урамы), Зур Вавилов урамы (бүгенге Пушкин) аның белән кисешкән Александров (К. Маркс), Карета (Аксаков), Никольская ( М. Гафури) шәһәрнең иң җанлы урамнарына әверелгән. Лазарет урамы (Ленин) шәһәрнең иң озын урамына әверелгән. Ул Уфаның Сафронов пристане белән тимер юл вокзалын тоташтырган. Нигездә, усадьба рәвешендә төзелгән агач йортлардан торган урамнарга таш түшәлмәгән, урам очында басулар күренеп торган.
Гасыр ахырында бай сәүдәгәрләр һәм сәнәгатьчеләр Уфада доходлы йортлар - фатирга төшүчеләрне кертеп табыш алырга корылган - ике һәм өч катлы йортлар төзи башлыйлар.
1886 нчы елда Уфада 59 урам һәм тыкрык, 167 квартал, 12 мәйдан, парк, бульвар һәм 2 бакча булган. Иске шәһәр урамнары бормалы-сырмалы булган. "Шәһәр - бик тыныч, уйчан, назлы. Үлән үскән урамнар шәһәр буйлап җәелеп утырган. Урамнарда ихаталарында сирень, жасмин, георгин куаклары күпереп чәчәк аткан бер катлы, сирәгрәк ике катлы йортлар тезелгән",- дип язган 1880 - 1884 елларда Уфада ссылкада булган революционер С. Я. Елпатьевский.
Шәһәрнең яңа өлеше проект нечкәлекләрен саклап төзелә һәм алар параллель рәвештә көньяктан - төньякка, көнчыгыштан көнбатышка таба сузыла. Урамнар төз һәм үз вакыты өчен шактый киң булалар һәм башта яшеллек җитмәве сәбәпле дала сыман буш була.
1870 нче елда патша Александр II раслаган шәһәр положениесе нигезендә Уфада шәһәр үзаидарәсе реформасы үткәрелә. Сайлаучыларны аерым 3 куриягә (җыелышларга) бүләләр. Аның беренчесе шәһәр салымнарының чирек өлешен түләүче эре милекчеләрдән (31 кеше) торган. Икенче куриягә - урта хәллеләр (118 кеше), өченче куриягә сайлау хокукына ия булган (1,126 кеше) калган халык кергән. Яңа положениегә ярашлы,1870 нче елда Уфада 25 ноябрьдән алып 16 декабрьгә кадәр шәһәр Думасына сайлаулар үткән. Һәр куриядән 23әр депутат сайланган. Дума шәһәр идарәсен билгеләгән.
Думаның беренче чакырылышында 40 сәүдәгәр, 17 дворян һәм чиновник, дин вәкилләре, 11 мещан һәм крестьян утырган. Дума һәм Дума идарәсе шәһәр хуҗалыгы, төзекләндерү, сәүдә, сәнәгать, дәваханәләр, мәктәпләр мәсьәләләрен тикшергән.
Фото: auction.ru; smolbattle.ru