Америкада яшәүче бер кеше дөньядагы иң зур баклажан үстергән. Айова штатында яшәүче Дейв Беннет 5 ел яшелчә үрчетү белән мавыга икән. Моннан 2 ел элек ул 2,548 килограммлы баклажан үстереп рекорд куйган булган. Быел исә, 4 килограммга якын авырлыктагы баклажан үстереп шаккатырган.
Дәү баклажанны Айова штатының Авыл хуҗалыгы департаменты вәкиле үлчәп, яшелчәнең 3,780 грамм булуын теркәгән. Моңа кадәр дөньядагы иң зур баклажан дип Бөек Британиядә үстерелгән 3,270 граммлы баклажан саналган.
Әйткәндәй, безнең уңганнарыбыз да булдыра! Былтыр Мәскәү өлкәсенең Луховицы шәһәреннән бер фермерның кабагы Ставрополь краенда үткән "Агробатл-2023" яшелчә фестивалендә арада иң зуры булып танылган. Кабакның авырлыгы - 591 килограмм, "корсагы" 4,7 метр тәшкил иткән.
Фотолар: news.discusdental.ru ; viktoriafoto.ru