(Тест)
Түбәндәге сорауларга “юк”, “сирәк”, “кайчак”, “еш кына” кебек җавапларның берсен сайларга кирәк.
- Хис-тойгылар өермәсендә еш каласыңмы?
- Үзеңне уңайсыз тойган хәл-вакыйгалардан, аралашу канәгатьлек китермәгән кешеләрдән читтә булырга тырышасыңмы?
- Эш-кылыкларың өчен танышларыңнан хуплау көтәсеңме?
- Үзеңә әйләнә-тирәдәгеләр күзлегеннән чыгып карарга сәләтлесеңме?
- Ялгыз калырга куркасыңмы?
- Тормышыма үзем хуҗа түгел кебегрәк тойгылар борчымыймы?
- Күңел төшенкелеге – көчсезлекнең бер билгесе, дигән сүзләр белән килешәсеңме?
- Үзара мөнәсәбәтләрнең йөз процентка яхшы булуы мөмкинме?
- Уратып алган дөньядан аерылып, үзеңне бөтенләй башка мохиттә яшәгән кебек тоймыйсыңмы?
- Үз-үзеңә ошамаган чакларың буламы?
- Депрессиягә биреләсеңме?
- Кешелеккә миннән ни файда, кебек уйлар миеңне борауламыймы?
- Танышларың синең турда начар фикердә кебек түгелме?
- Кеше белән аралашудан качасыңмы?
- Ачу саклыйсыңмы?
Җавапларга баллар куегыз: “юк” -1, “сирәк” -2, “кайчак” – 3, “еш кына” -4. Ә хәзер балларны саныйк.
20 һәм аннан азрак. Сез бик акыллы, һәр нәрсәне төптән уйлап эш итәсез. Ләкин Сезгә ниндидер үзенчәлек, чагулык җитешми түгелме?
20-30. Сәламәт рухлы, тыныч кеше. Шулай да зирәгрәк булу комачауламас.
30-45. Икеләнүләрдән йончыйсыз, тормышыгыздан канәгатьлек кичермисез. Бар яклап та камил кешеләр булмавы белән, ниһаять, килешергә вакыт. Үзегезнең яхшы сыйфатларыгызны күрсәтергә тартынмагыз.
45-60. Бар нәрсәне дә йөрәгегезгә артык якын кабул итәсез. Күңел дөньягызга байкау ясап, яшәү рәвешенә үзгәрешләр кертергә кирәк.