Бер пеләш, көзгегә карап:
-Кирәк бит, ә! Инде 50не вакладым, ә башта ник бер бөртек чал чәч булсын!
**
Элек чит ил автомобилендә җилдергән егетләр бай һәм хәлле саналса, хәзер һәр кеше аларның биш еллык кредиты барлыгын белә.
**
Гали күз төбе күгәртеп, кайтып керә.
Әнисе:
-Нәрсә булды?
-Вәли белән сугыштым.
-Әйттем бит мин сиңа! Юк-барга кызып барма, сабыр бул, көч сынашаканчы унга кадәр сана дип!
-Әйе. Мин шулай булышканчы Вәли күз төбенә кундырды да инде. Чөнки аңа әнисе бишкә кадәр генә санарга кушкан.
**
-Икебезгә дүрт алма бирделәр, - ди Гали Вәлигә. – Өчесе –сиңа, өчесе – миңа.
-Ничек алай? Өчне өчкә кушсаң, алты була бит?
-Ул кадәренә үк башым җитми, тик мин үземә тиешле өч алманы ашап куйдым инде.