Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
5 август , 12:11

«Тау башында балкый бер кала…»

Үткән сәхифәбездә XVII—XVIII гасырларда Уфаның гади бер ныгытмадан зурая баруын,  күрше төбәкләрдән кәсепчеләр күченә башлавын бәян иткән идек.

«Тау башында балкый бер кала…»
«Тау башында балкый бер кала…»

Уфа тарихын статистик өйрәнү 1802 нче елдан башлана.  Шушы елны ул чактагы Эчке эшләр министрлыгы беренче тапкыр губернияләрдән саннарны системалы рәвештә бирүне таләп итә. Ләкин эш сүлпән кузгала. Мәсәлән, Уфа буенча беренче отчетлар 1822, 1825 һәм 1837 нче елларда гына төзелә.  Иң җентекле итеп төзелгәне дәүләт архивында саклана.

         1800нче еллар башына Уфада 14 929 кеше санала. Шәһәр халкының азлыгына сәнәгать булмавы һәм сәүдә эшенең начар үсеше сәбәпче була. Ул вакыттагы кызыклы бер нюанс — уфалылар арасында хатын-кызлар бик аз була: 100 ир-атка 33 хатын-кыз туры килә. Демографлар бәяләвенчә, җенесләрнең мондый нисбәте шәһәрнең хәрби әһәмияткә бәйле булуы белән аңлатыла.  Чиновниклар гаиләләрендә дә шуңа охшаш хәл күзәтелгән: 100 ир-атка 59 гүзәл зат туры килгән.  Аның каравы сәүдәгәрләр, мещаннар һәм крестьян гаиләләре арасында хатын-кызлар ир-атка караганда күбрәк була.

         Белгечләр бу саннардан мөһим нәтиҗә ясаган: беренчедән, 1830—1840 нчы елларда Уфаның хәрби хезмәткәрләре һәм хөкүмәт чиновниклары читтән килгән кешеләр була. Икенчедән, Уфа ныгытмасы 1789 елда янса һәм 1805 нче елда аның пушкалары Ырынбурга җибәрелсә дә, нигездә ул хәрби торак пункты булып кала биргән.

         Уфаның хакимиятчелек әһәмияте зур роль уйный — ул Ырынбур губерниясе идарәсенең гражданнар үзәге була. 1837 нче елда Уфа халкы арасында хөкүмәт чиновниклары (гаиләләре белән) гомум халык санының 7 процентын тәшкил иткән. Ярлы тормышта яшәүче халык турында отчетта аларның помещикларга, чиновникларга һәм сәүдәгәрләргә ялланып эшләүләре әйтелгән.

         Иске Уфаның икътисады үтә гади була.  Фабрикалар булмый, бер сабын кайнату, 5 шәм ясаучы, 27 тире иләүче кәсепчеләр биналары була. Тире — Уфадан читкә озатылган бердәнбер продукция.  1нче гильдиягә кергән (50 мең сумнан артык акчалы) бай сәүдәгәрләр Уфада бөтенләй булмаган, 2 нче гильдиягә кергән (20 мең сумнан күбрәк акчалы) 1 генә сәүдәгәр булган. Калганнары исә вак-төяк әйберләр белән сату итүче вак сәүдәгәрләр була.

         Сәүдә мәсьәләсе буенча 1837 нче елда төзелгән отчетта товар хаклары турындагы мәгълүматлар  бик кызыклы. Иске Уфа ил базарларыннан ераклыгы белән аерылып тора. Механик транспорт булмавы Русиянең зур шәһәрләрендәге базарлары белән бәйләнеш булдыруны катлауландырган. Мәсәлән, җигелгән атта Уфадан  Мәскәүгә барып җитү өчен бер ай вакыт кирәк булган.  Ырынбурга кадәр 7—10 көн, аннан Хива каласына тагын 20, Бохарага тагын 30 көн барганнар. Зур елгаларда үзйөрешле баржалар тагын сүлпәнрәк кыймылдаган.  Мәсәлән, Уфадан Түбәнге Новгородка ашлык озатуның бер мәгънәсе дә булмаган: барып җиткәнче ул үзенең товар кыйммәтен югалткан, ягъни бозылган.  Читтән китерелгән товарлар үтә кыйммәтле булган. Әйтик, камыш шикәренең бер поты (ул чакта чөгендер шикәре булмый әле) 75—100 сумга төшкән. Мәскәүлеләр исә аны 50 сумга сатып алган.  Ә инде урындагы товарлар, киресенчә, арзан булган: сыйфатлы сыер итенең килосы 10 тиен торган. Мәскәүдә исә бу хак 20 тиен булган.  Арыш онының бер поты өчен 80 тиен түләгәннәр, Мәскәүдә — икеләтә кыйммәтрәк . Уфада балның бер поты 12—15 сумга төшкән.

         Искә алыйк: ул елларда акчаның  бәясе бик бәрәкәтле була: эшченең, кәсепченең бер көнлек хезмәт хакы тиеннәрдә генә исәпләнелгән.  Гомумән, ул чактагы акча бәясен бүгенге көннеке белән чыгыштыру  катлаулы.  Ул чактагы урындагы товарларның арзан булуы хезмәт хакларының үтә түбән булуы белән аңлатыла. Бүген без бик тә арзан хакка сатып алган шырпы бәясе ул чакта 2 сум торган (эчендә 50 данә).  Уфалы ул хакка шырпы сатып ала аламы соң?  Шуңа да алар утны борынгыча чыра яндырып һәм чакматаш белән тапканнар. Ул чакта керосин да булмаган, бер пот шәмнең бәясе 3сум 50 тиен торган.  Шуңа күрә хәлле яшәүчеләрдә генә шәм булган. Һәм алар да әле аны бәйрәмнәрдә генә кабызган.

         Үтә кыйммәт торуы сәбәпле, мәсәлән, ул чакта шикәр балдан кыммәтрәк торган, ярлы кеше күп товарлар белән файдалана алмаган.  Бүген безгә көлке тоела: балны ярлылар гына ашаган! Әлбәттә, умырып түгел, бал аларның өстәлендә дә сирәк кунак булгандыр, әмма, һәрхәлдә, эшләгән кеше сатып ала алган. Кәнфит, варенье, джем кебек татлы ризыклар моннан  ике гасыр элек байлар гына ашый алган гаять сирәк ризыклар булган.

«Тау башында балкый бер кала…»
«Тау башында балкый бер кала…»
«Тау башында балкый бер кала…»
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: