Стоматологка барганнан соң, көнкүреш товарлары кибетенә керергә туры килде. Тешнең уколы таралмаган иде. Уң ягым бөтенләй туң. Иптәшем белән кер юу машиналары карап йөрибез: мин әйтә алмыйм, ошаганы ягына ымлап “мөгрим”. Тел тыңлашмый, кулларны да кушып, иргә сөйләргә тырышам. Уң яктан селәгәем агып чыкканны сизмәгәнмен. Шул килеш “важный” кыяфәттә йөреп ятам икән. Ирем җайлап кына авыз читемне сөртеп куйды.
Шулвакыт артта ике консультант кызның үзара сөйләшүен ишетеп калдым:
–Син күрдеңме?! Шундыйларга да өйләнәләр бит!
–Ташлыйм мин диетаны!
Бу сөйләшүне ишеткәннән соң миндә кер юу машинасы кайгысы калмады. Иремнең җиңеннән сөйрәп диярлек тышка алып чыгып киттем. Үзем көләм, үзем “мөгрим”. Кичкырын гына иремә барысын да сөйләп бирдем. Шуннан бирле мине үчеклисе килсә: “Шундыйга өйләнгәч ни!” – дия башлады.