Улым белән зоопаркка баргач, шундый бер кызык хәл күзәттек. Читлектә дәү орангутанг өстән генә “эре караш” белән узып баручыларны күзәтеп утыра. Чыраена караганда “башлы” икәне күренеп тора, хәтта бераз тирән махмырдан килеп утырган кече фәнни хезмәткәрне хәтерләтә.
Менә шул читлек янына 10 яшьләр тирәсендәге берничә малай җыелып алды да йөзләрен кыйшайтып, телләрен чыгарып, хайванны мыскылларга кереште. Үзләренә кызык, шарк-шорык көләләр. Ә маймылның исә йөзе дә кыймшанмый: ничек утырган, шулай утыра бирә. Орангутанг ирешенмәгәч, малайларга кызык булмады, ахрысы, ялыктылар да туктадылар. Шуннан соң гына маймыл олы кулларын ашыкмыйча гына күтәреп чәбәкләргә кереште. Бу хәлне күргән тирә-яктагылар көлә башлаганда колак очларына кадәр кызарган малайлар читлек янында юк иде инде...