Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
5 август 2024, 12:36

Давыл үтеп киткән

Магнит давылы көчле булган көннәрдә сәламәтлеккә игътибарлы булыгыз.

Давыл үтеп киткән
Давыл үтеп киткән

Якшәмбедән дәүшәмбегә каршы Җирдә G3 көчендәге магнит давылы 6 сәгать буена дулаган. G3 — магнит давылының югары дәрәҗәсе булып санала.

Әлеге вакытларга Җирнең геомагнит кыры тынычланган: G1-гә, ягъни сүлпән дәрәҗәсенә, төшкән. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәүче белгече Михаил Леус белдерә. Аның сүзләренә ярашлы, якындагы берничә көн эчендә Җирнең магнит кыры чагыштырмача тыныч булачак.

            Җирнең магнит кырын галимнәр 5 дәрәҗәдән торган шкала буенча үлчиләр. Биредә C1 иң сүлпән дәрәҗәсе булса,G5 — иң көчлесе. Әгәр Җирнең магнит кыры G2-дән түбәнәйсә, ул кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый.

Белгечләр магнит давылы көчле булган көннәрдә сәламәтлеккә игътибарлы булырга, бакчада булсагыз, артык көчәнеп эшләмәскә, хәтта спортчыларга күнекмәләрне  зур көч салып башкармаска киңәш итәләр.

Фото: tski-meridian.timepad.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: