-5 °С
Кар
Мәскәү өлкәсенең Щелково шәһәрендә эреми торган туңдырма җитештерә башлаганнар. Аны Бельгия шоколадыннан төрле десертлар җитештерү белән шөгыльләнүче гаилә эшли башлаган.
Нәкъ менә бу гаилә рецептын уйлап чыгарган да инде. Туңдырма җиләк-җимешне киптергән кебек эшләнә, тәме дә шул килеш кала икән. Тиздән ул сатуга чыгачак.
Эреми торган туңдырманы маркетплейсларда сатып алырга мөмкин булачак. Шулай ук алар бу тәм-томны, гадәттәгечә, эскимо рәвешендә һәм глазурьда чыгарырга уйлыйлар.
Чыганак һәм фото: new-retail-ru