Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
31 июль 2024, 14:54

Көләбезме?

Җәй – ул өске кием эчке киемгә ныграк тарткан чор... иде... кайчандыр...

Көләбезме?
Көләбезме?

Җәйге график:

Чебеннәр - 06:00 — 18:00
Черкиләр- 18:00 — 06:00

Графикта үзгәреш! 06.00-06.00 -ЯҢГЫР!

**

Тропикларга барасым килә, әмма мөмкинлегем юк иде. Тропиклар үзләре килде...

**

“Мин ничек җәйне үткәрдем” дигән темага инша яза башларга вакыт.

**

Августка планнар – җәй эчендә эшләп өлгермәгән эшләрне эшләп бетерергә.

**

Балачакта җәй олы бер чор иде, ә хөзер нибары өч хезмәт хакы.

**

Аның каравы хәзер “Яра, киләсе җәйгә ябыгырмын” дигән сүзләр янә актуаль.

**

Җәйгә планнар бар иде дә ул... Ул планнарга акча юк. Һәр җәй шундый хәл...

**

Сезнең яшьлегегез үтеп бара, ә сез җәй өчен борчыласыз!

**

Кыскача Русия җәйләре хакында: янмасак, йөзәбез.

**

Җәй – ул өске кием эчке киемгә ныграк тарткан чор.

**

Бер елда ике кыш һәм нибары бер җәй икән, бу тормышта нинди гаделлек турында сөйләргә була инде?

**

-Җәйгә акча җыя алмадым шул...

-Нәрсә, хәзер җәй түләүлемени?

**

Ел икегә бүленә: беренчесендә без җәйне көтәбез, икенчесендә кышкы каникулларны.

фото: tuapsevesti.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: