Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
30 июль , 20:07

Кабак зурлыгындагы гөмбә җыйган

Мондый гөмбәне ашарга ярыймы икән соң?

Шәхси архивтан.
Шәхси архивтан.

Башкортстанда яшәүче Владимир Куприянов кабак зурлыгында гөмбәләр җыйган. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә сөйләгән.

Эш болай була: Күмертау спортчысы командасы белән бергә  йөгерергә чыга. Шунда алар гигант гөмбәләрнең оясына тап булалар һәм шаккаталар.  

Владимир сүзләренчә, бу – яңгыр гөмбәләре (дождевик).

Өйгә кайткач, ул гөмбәләрне үлчәп карый. Иң авыры 5,6 килограмм була. Ә барлык “табыш”ның гомум массасы 20 килограммнан артып китә.

Белүбезечә, быел яңгыр нык күп яуды. Шуңа гөмбәләр рәхәтләнеп үскәннәр, күрәсең.

Интернетта кайсыбер кешеләр язуынча, мондый гөмбәләрне ашарга була. Әмма аларның артык иске булмавы мөһим – андыйларда токсиннар күләме югары булырга мөмкин.

 Ә сезнең якларда гигант гөмбәләр үсәме?

 

 

 

 

Шәхси архивтан.
Шәхси архивтан.
Шәхси архивтан.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: