Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
26 июль , 11:20

Күпме йокларга кирәк?

Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко тиешенчә йокламау сәламәтлеккә куркыныч белән яный дип белдерде.

Күпме йокларга кирәк?
Күпме йокларга кирәк?

"Тәүлегенә 6 сәгатьтән кимрәк йоклаган кешеләр 48 процентка - йөрәк-кан тамырлары авырулары, 30 процентка иртә үлем куркынычына ия",- дип белдергән ул "Сәламәт җәмгыять" форумында чыгыш ясаганда.
Ул шулай ук тәүлегенә 5 сәгатьтән азрак йоклаучы кешеләрдә симерү ихтималлыгы 50 процентка югарырак дип тә әйткән. Моннән тыш, хроник стресс та сәламәтлеккә зур йогынтысын ясамыйча калмый - ул йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын 40-60 процентка кадәр арттыра.
Организмны ял да иттерә белергә кирәк шул...

Фото: klev.club

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: