Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
26 июль , 14:52

“Бу үсемлек теләкләрне тормышка ашыра”

Маргиз Сәфәров коллекциясендә алар – 225 данә.

https://vk.com/agidel_adm, скриншот видео
https://vk.com/agidel_adm, скриншот видео

Агыйдел шәһәрендә яшәүче Маргиз Сәфәров үзенең дүрт яфраклы тукранбаш (клевер) коллекциясе ярдәмендә уңыш буенча Русия рекордына дәгъва итмәкче. Бу хакта шәһәр хакимиятенең “ВКонтакте” сәхифәсендә хәбәр ителә.

Әле Маргиз Сәфәров коллекциясендә дүрт яфраклы 225 тукранбаш бар. Егет уңыш һәм иминлек символы булган бу үсемлекне сату өчен түгел, ә бары үзе өчен җыя.

“Мондый беренче клеверны мин өч ел элек шәһәр паркында таптым, – ди Маргиз. – Бу үсемлек чыннан да теләкләрне үти. Әлегә 225 хыялның барысы да тормышка ашмады, әлбәттә, әмма теләкләр үтәлеп тора”.

Уңыш китерә торган дүрт яфраклы тукранбашны табу җиңел түгел. Шулай да егет һәркемгә аяк астына игътибар белән карап йөрергә киңәш итә. Чөнки аның коллекциясендә кешеләр таптап үткән үсемлекләр дә бар.

“Тагын бер серне ачам: әгәр сез бер куакта дүрт яфраклы бер клевер тапсагыз, анда шундый ук икенчесе дә, өченчесе дә, дүртенчесе дә булачак”, – ди Маргиз Сәфәров.

 Якын киләчәктә егет “Дүрт яфраклы тукранбашларның иң зур коллекциясе” исеменә Русия рекордын теркәүгә гариза бирергә җыена.

Ә сезнең дүрт яфраклы тукранбашны очратканыгыз бармы?

скриншот видео
скриншот видео
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: