Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
25 июль , 22:16

Алып батырлар ярышты

Бу кадәр көчкә исең-акылың китәр!

Алып батырлар ярышты
Алып батырлар ярышты

Бу кадәр көчкә исең-акылың китәр!

Башкортстан атлетлары 3 тапҡыр Русия һәм дөнья рекордын яңартты.

Сибайда  Башкортстанның иң көчле кешеләре катнашлыгында экстрим-шоу үтте. Мавыктыргыч чараны карарга төрле районнардан халык җыелды.

Русиянең иң көчле кешесе, экстрим ярышлары җиңүчесе, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Эльбрус Нигъмәтуллинның Сибайдагы командасы авыр тәгәрмәчле техниканы үзе артыннан металл баскыч буйлап тарту буенча яңа дөнья рекорды куйды. Русия һәм Евразиянең элекке рекорды 78 тоннага тиң булып, 5 ел сакланып килгән иде.

Проект Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды ярдәмендә Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты исәбенә тормышка ашырылды. Чараның генераль партнеры—“АРМ Техно” компаниясе, “Күп функцияле креатив үзәк”. Оештыручылар шулай ук Сибай шәһәре хакимиятенә рәхмәтле.

Беренче этапта 88 тонна авырлыктагы автопоездны урыныннан кузгатсалар, икенче этапта 106 тонна авырлыктагысын  4 м 60 см арага тартып баралар, һәм өченче, соңгы ярыш өлешендә 122 тонналыгын да урыныннан кузгатты алар. Шулай итеп, Башкортстан атлетлары командасы көн дәвамында 3 тапкыр Русия һәм дөнья рекордын яңартты.

Эльбрус Нигъмәтуллин: «Тормошка ашты! Шатмын! Башкортстанның җыелма командасы Сибайда авыр тәгәрмәчле техниканы үзе артыннан металл басҡыч буйлап сөйрәү буенча яңа дөнья рекорды куйды.

Моңа кадәр Русия һәм Евразиянең элекке рекорды 78 тоннага тиң иде.

Башкортстанның 6 атлеты элекке рекордны яңартырга ниятләп җыелды. Өч этаптан торган көчергәнешле алышта, көн дәвамында 3 тапкыр Русия һәм дөнъя рекордын яңартырга өлгерде алар. Чыгыш ясаган рекордсменнарга:  Денис Ваһапов, Альберт Мостафин, Айдар Байсурин, Марсель Мурзин, Алексей Серебряков, Арман Үтәгәновка рәхмәтемне җиткерәм.  Афәрин, егетләр! Аларга тагын да зуррак җиңүләр телим. Аларның һәрберсенең иңнәрендә әллә күпме ярыш һәм призлы урыннар, көчергәнешле хезмәт, физик һәм рухи әзерлек ята”.

 

Алып батырлар ярышты
Алып батырлар ярышты
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: