Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
23 июль , 12:13

Эчәр су кыйммәтләнә

Рейтингта беренче 10 урынны Кариб бассейны илләре һәм Африка алган.

Эчәр су кыйммәтләнә
Эчәр су кыйммәтләнә

Эчәргә яраклы иң кыйммәт сулы илләр арасында Америка 8 нче урынны алган. Бу мәсьәләдә дәүләтләр исемлеген Русиянең «Новости»  мәгълүмат агентлыгы төзегән.

         Бәяләр буенча  лидерлар исемлегенә кергәнАКШта эчәргә яраклы литр ярым су 2,19 доллар тора. Шул ук вакытта Монакода шушы ук күләмдәге су  өчен 5,8 доллар түләргә туры килә икән.

         Рейтингта беренче 10 урынны Кариб бассейны илләре һәм Африка алган: Антигуа һәм Барбуда (2,59 доллар), Үзәк Африка Республикасы (2,49 доллар), Барбадос (2,48), Багам утраулары (2.41), Коста-Рика (2,35), Гренада (2,26), Эритрея (2,14).  2,04 доллар белән Исландиягә 10 нчы урын бирелгән.

         Русия  бу рейтингта 155нче урында тора. Безнең илдә, уртача алганда, 1,5 литр су өчен 55 цент түләргә кирәк. Су өчен иң арзан хак Мисырда (18 цент) һәм Ливиядә (24 цент).

Фото: skvagina.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: