Климатның глобаль җылынуы аркасында көннәр озыная бара һәм шул сәбәпле интернет һәм башка сервислар белән проблемалар тууы мөмкин. Бөтендөнья челтәренә куркыныч янавы хакында яңа гыйльми тикшеренү авторлары белдергән.
«Көн озынлыгы берничә миллисекундка гына артса да, бу эшчәнлекләре вакыт төгәллегенә нык бәйле интернет-трафикны, GPS һәм финанс эшчәнлекләрен бозарга җитә кала», —ди тикшеренүчеләр.
Планета яралган вакыттан алып Айның океанга һәм Җир туфрагына йогынты ясавы нәтиҗәсендә көн озынлыгы тотрыклы рәвештә арта бара икән. Ләкин Гренландия һәм Антарктидада боз катламы эреүе суны океаннарга кире кайтара, шуның аркасында су Экваторга якын диңгезләрдә күбрәк туплана. Шуның нәтиҗәсендә Җир яссылана, ягъни ямьшәя һәм акрынрак әйләнә башлый, көн озыная бара.
2000 елдан алып Җир 1,3 миллисекундка акырынрак әйләнә башлаган. Фаразларга ярашлы, 2100 елга Җирнең әйләнү вакыты 2,6 миллисекундка кимиячәк дип фаразлый галимнәр.