Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
19 июль , 11:36

Ә сез ничек яратасыз?

Гыйльми яктан зур зыяны табылмаган, әмма проблемалары ачыкланган.

Ә сез ничек яратасыз?
Ә сез ничек яратасыз?
Кибетләрдә карбызлар пәйда булды. Уфа халкы карбыз-кавынны авыз итә башлады инде. Карбызны балалар да, өлкәннәр дә бик яратып ашый. Кемнәрдер файдасы тия дип эссе мунчада ашый, кемнәрдер икмәк кушып "сыптыра".
Икмәк белән ашый дигәнлектән, бу җәһәттән галимнәр болай итеп ашауның файдасы яки зыяны бармы икән дип, тикшеренү үткәргәннәр. Гыйльми яктан зур зыяны табылмаган, әмма икмәк кушып ашауның проблемалары ачыкланган.
Беренчедән, карбызны икмәк кушып ашау ашкайнату белән проблемалар тудыруы ихтимал.  Дәүләт мәгариф университетының табигый фәннәр факультеты деканы Ираина Лялина белдерүенчә, карбыз су һәм клетчаткаларга бай, бу исә аеруча углеводлар белән кушып ашаганда, ә икмәк аңа үтә бай, эч күбүенә һәм газлар җыелуына китерүе мөмкин 
Икенчедән, карбыздагы шикәр һәм икмәк составындагы катлаулы углеводларның бергә кушылуы эзсез үтми. Канда шикәр дәрәҗәсенең санаулы минутлар эчендә артуы мөмкин. Бу исә диабет, кан басымы яисә атеросклероз авыруы булганнар өчен куркыныч тудыра.Мондый авыруы булганнарга карбызны ике кисәктән артык ашарга киңәш ителми. Шул вакытта, белгеч раславынча, сәламәтлекләре яхшы булган кешеләргә карбызны икмәк белән ашауның зур куркынычы юк икән.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: