Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
18 июль , 15:19

Алла Пугачеваның лимузинын тапканнармы?

10 метр озынлыктагы лимузинның язмышы көнләшерлек түгел икән шул...

Алла Пугачеваның лимузинын тапканнармы?
Алла Пугачеваның лимузинын тапканнармы?

10 метр озынлыктагы лимузинның язмышы көнләшерлек түгел икән шул...

   Бу лимузинны җырчыга ул вакытта ире булган Филипп Киркоров бүләк иткән булган. Аерылышканнан соң машина Филиппка калган һәм ул аны, акча эшләп калыйм дип, аукционда сатарга уйлаган. Ләкин соңрак аны “Автомузей”га җибәрергә карар иткән. Тик... машина музейга барып җитә алмаган һәм озак вакыт әтисе Бедрос Киркоровның ишек алдында торган.

   Бедрос лимузинны күздән яздырмаган, ә бер көнне аның дусты “Hummer”ны үзенең гаражына куеп торырга тәкъдим иткән.

   Озак та үтми, дустының водителе машинаны алып качкан.

   Менә шул лимузинны 6 айдан соң гына Краснодар өлкәсендә тапканнар. Аның эчендә бүген сукбайлар өй корып ята икән...

Фото: put-okt.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: