Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
16 июль , 15:05

“Кавказ”

Чакмагыш районындагы бу авыл ник алай  аталган?

“Кавказ”
“Кавказ”

Чакмагыш районындагы бу авыл ник алай  аталган?

 

Бу кечкенә, әмма бик матур авылының кыска,  ләкин кызыклы тарихы бар.

Кавказ – Чакмагыш районы Иске Калмаш авылы биләмәсенә караган кечкенә авыл. Ул район үзәгеннән 18 чакрым ераклыкта, Калмаш елгасы буена урнашкан.

1926 елда (авылның 100 еллыгы якынлаша, димәк) бу урыннарга берничә галә килеп урнашкан. Җитзкчеләре итеп, Яңа Калмаш авылында туган Миран Әрдашировны тәгаенлиләр. Ә Миранның энесе Хәлил Кавказ якларында булып кайткан кеше буларак, абыйсына шул атаманы тәкъдим итә. Бик тә ошаткан була Хәлил Әрдаширов  Кавказ якларын. Шул көннән башлап,  гүзәл Башкортстанда бик матур авыл – Кавказ барлыкка килә.  Менә шулай, бу юллардан үтсәгез, белегез, сез Кавказга “терәлеп” узасыз, дуслар.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: