Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
11 июль , 20:08

Шат күңелле булыйм дисәң...

Ул нервларны тынычландыра.

Шат күңелле булыйм дисәң...
Шат күңелле булыйм дисәң...
Эндокринолог Диләрә Лебедева кәефне гади ысул - дөрес ризык ашап күтәреп булуы хакында белдерә. 
Табиб аңлатуынча, борчак, шпинат, балык, йомырка сарысы ашап кәефне күтәрергә мөмкин. Бу ризыкларда безнең организм өчен кирәкле ацетихолин матдәсе бар икән. Ул нервларны тынычландыра һәм көч-куәт бирә. Тагын бер шатлык гормоны-дофаминны банан, алма, әчтерхан чикләвеге, авокадодан алып була.
Доктор шулай ук помидор, карабодай ашарга һәм чәй эчәргә киңәш итә. Бу продуктларның барысында да гамма-аминомай кислотасы бар һәм алар киеренеклекне киметергә, йокыны яхшыртырга булыша. Шулай ук, серотонинга бай булганлыктан, бакча җиләге, киви, ананс һәм шоколад ашау безгә шатлык кына өсти ала.
 
Фото: artfile.ru
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: