Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
9 июль , 14:50

Башкортстан – иң текә ял урыны!

Болай әйтергә сәбәпләре бар.  

Башкортстан – иң текә ял урыны!
Башкортстан – иң текә ял урыны!

Болай әйтергә сәбәпләре бар.

 

Кемнәр ял итәме безнең Башкорстанда, нинди байлар? Илнең иң хутлы байбичәсе саналган Татьяна Бакальчук та бездә ял иткәч, беркая да барасы килмәү теләге артты.

Вальдберрис хуҗасы Татьяна Бакальчук гаиләсе белән Башкортстанга ял итәргә килгән. Ул үзенең зур гаиләсе белән килгән. Алар - җидәү. 

Татьяна Бакальчук кичә Бөредә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итүдә катнашкан һәм «Башинформ» хәбәрчесенең берничә соравына җавап биргән. Шул исәптән эшкуар Бөрҗән районында ял итү һәм эш турында сөйләгән.

- Иң яхшы тәэссоратлар. Без монда команда белән килдек, балаларны үзебез белән алдык. Шундый мини-отпуск ясарга булдык, аны, әлбәттә, эш повесткасы белән бергә кушып. Бүген иртән без зур логистик комплекс төзү өчен каралган участокка бардык. План төзедек, биредә шәхси эшкуарлар һәм үзмәшгульләр күп икәнен белдек. Бик күп кызыклы нәрсәләр күрдек. Безнең Башкортстанга зур планнарыбыз бар.
Татьяна Бакальчук  Русия миллиардерлары рейтингында 22нче урынны били. Шул ук вакытта ул - җиде бала анасы. Эшкуар Башкортстан халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлаган:
— Балаларның яхшы, акыллы булып үсүен, барысы да яхшы булуын телим, - ди ул.

Агымдагы елда Петербург халыкара икътисади форумы кырында Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы һәм Wildberries җитәкчесе республика территориясендә маркетплейс бүлү үзәген төзү турында килешү имзалады. Эре логистика үзәге 10 мең хезмәткәргә исәпләнгән.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: