Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
8 июль , 10:41

Башкортстанда иң сирәк очрый торган исемнәр нинди?

Балага исем сайлаганда аның мәгънәсенә игътибар итәргә кирәк.

Башкортстанда иң сирәк очрый торган исемнәр нинди?
Башкортстанда иң сирәк очрый торган исемнәр нинди?

Кайбер гаиләләр балаларына сирәк очрый исем кушарга ярата. Янәсе, ул башкалардан аерылып торырга һәм үзенчәлекле булырга тиеш. Башкортстанда быел яңа туган балаларга нинди исемнәр кушканнар?  

ЗАГС реестры мәгълүмати-аналитик порталы бастырып чыгарган исемлеккә күз салыйк әле, иң сирәк һәм иң популяр исемнәр нинди икән? Мәсәлән, кыз балаларга Янилә, Дильназа, Любава, Фридә, Оишахон дип кушучылар бар. Малайларга Арнольд, Рихард, Ансор, Одиссей, Луис Адриан дигән исемнәр биргәннәр.

Ә инде иң еш очрый торган исемнәрне дә атап үткәндә, кызларга Әминә, София, Арина, Ева, Ясминә, малайларга Әмир, Марк, Тимур, Артем дип кушалар. 

Сезнең балаларыгыз һәм оныкларыгызның исемнәре ничек? Сирәк очрый торганмы, әллә инде популяр исемнәргә өстенлек бирдегезме?

 

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: