Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
4 июль , 08:10

Гөмбә чәчәк аткан!

Шулай да була икән.

Гөмбә чәчәк аткан!
Гөмбә чәчәк аткан!

Шулай да була икән.

 

«Башкирия» милли паркында көн саен ниндидер гаҗәеп табигать күренешләре пәйда булып тора. Бүген, мисал өчен, гөмбә чәчәк аткан. Әйе, шарты гына килсен, гөмбәләр дә чәчәк ата икән.

Коралларга охшап торучы бу гөмбәне “Ежовик коралловидный” дип атыйлар. Бу хакта паркның телеграм-каналында хәбәр урнаштырганнар.

Ежовик кабатланмас форма һәм тукыма төзелешенә ия. Аны юктан гына кораллларга охшатмыйлар икән.  Ул сапротроф (алар үсемлекләрнең тамырлары белән тоташа, бу туфракның уңдырышлылыгын арттыра, үсемлекләрнең файдалы матдәләрне үзләштерү сәләте арта, нәтиҗәдә, гөмбә шуннан үзенә яшәүгә энергия ала ) гөмбә. Бу гөмбә картаеп, үлеп барган яфраклы агачларда үсә.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: